2018 нче елның 9 ае дәвамында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 432 га булган 305 авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 115 карар чыгарды, шуларның:
- нефть чыгару өчен – 26 карар;
- энергетика, элемтә, торбаүткәргеч траснпорт, юл кырые сервисы өчен - 24 карар.
Шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 53,21 га булган 32 авыл хуҗалыгы җирләрен зиратлар урнаштыру өчен ТР Министрлар Кабинеты 27 карар чыгарды.