Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 30 нчы сентябрь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 456,08 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 72,44 миллион сум - план 88,8 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 53,33 миллион сум – план 76,4 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 2,25 миллион сум – план 94,9 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 30,02 миллион сум – план 100,1 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 5,69 миллион сум акча кергән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 60,6 миллион сум табыш кергән– план 98,8 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 203,45 миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 22,88 миллион сум - план 98 % ка үтәлгән.