ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзасы EuroSkills 2018 һөнәри остазлык буенча Европа Чемпионатында җиңү яулады!

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 25-29 сентябре көннәрне Будапештта EuroSkills 2018 һөнәри остазлык буенча Европа Чемпионаты үтте. Анда 28 илдән 43компетенция буенча 600 конкурсант катнашты.  “Эшмәкәрлек” компетенциясе буенча Россия өчен Казан инновацияләр университеты студенты – ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзасы Карина Халеева һәм Мәскәү политех студенты Анастасия Якушина чыгыш ясадылар. “Эшмәкәрлек” компетенциясе буенча Россия кызлары Европада иң яхшылары дип билгеләнде. Каринаны һәм югары уку йорты ректоры, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасе Асия Тимирясованы лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

Командалар арасында Россия командасы шулай ук “алтын” отып, беренче урынга ия булды. Киләсе елда Казан шәһәрендә дә WorldSkills Russia 2019 җиңү телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International