Татарстан Республикасының су фонды, урман фонды, аерым сакланыла торган территорияләр җирләре һәм объектларына дәүләт кадастры бәяләве үткәрү турында БЕЛДЕРҮ

2018 елның 5 октябре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.

2016 елның 3 июленнән №237-ФЗ «Дәүләт кадастр бәяләве турында» Федераль закон нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 №3173-р боерыгын үтәүгә  2019 елны Татарстан Республикасы территориясендә  Татарстан Республикасының су фонды, урман фонды, аерым сакланыла торган территорияләр  җирләре һәм объектларына дәүләт кадастры бәяләве үткәрелә.

Дәүләт кадастрын бәяләүгә әзерлек 2019 нчы елның 1 гыйнварына кадәр башкарыла. Дәүләт кадастры бәяләвен үткәрүгә әзерлек этабы кысаларында кадастр бәясен билгеләү өчен мөһим мәгълүматны туплау һәм эшкәртү максатыннан  «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тиешле күчемсез милек объектларының хокуклы хуҗаларыннан күчемсез милек  объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.

Күчемсез милек  объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул ителә:

1)      «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 420021, Казан шәһ., Париж  Коммунасы ур., 8 адресы буенча.

2) Татарстан Республикасы территориясендәгеи«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәк» ДБУ филиаллары.

3)      Электрон документ формасында (күчермәләре ясалган документлар шәхси имза белән) Gbu.Cgko@tatar.ru.  Электрон  почтасы аша.

Тулырак мәгълүмат cgko.tatarstan.ru сайтында «Хезмәт кхрсәтү тәртибе» бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International