ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы массакүләм агач утырту көнендә катнашты

8 октябрь 2018 ел., дүшәмбе

2018 нче елның 6 октябре көнне республика күләмендә урман ресурсларын арттыру һәм җитештерү максатыннан министрлыгы массакүләм агач утырту көне уздырылды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылы тирәсендәге территориядә агач утыртуда катнаштылар. Ылыслы токым агач үсентеләре утыртуда министрлыкның барлык структур подразделениеләре хезмәткәрләре катнаштылар.

“Шәһәр яны” дәүләт казна учреждениесенең Матюшино урман хуҗалыгы тарафыннан әзерлек эшләре югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Министрлык һәм ведомство вәкилләренә эш фронты билгеләнгән, кишәрлекләр бүленгән, көрәк һәм башка бакча җиһазлары да китерелгән, һәм министрлык артыннан җаваплы урман хуҗалыгы белгече беркетелгән иде.

Утырту эшләре төгәлләнгәч барлык катнашучылар өчен кайнар аш та оештырылган. Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования