ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән файдаланырга өйрәттеләр

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

2018 нче елның 11 октябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында шәхси саклану чаралары белән файдалану кагыйдәләре буенча структур подразделение хезмәткәрләре белән практик дәресләр үткәрелде. Дәресләр ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы белән расланган гражданлык оборонасы айлыгы Планы нигезендә үткәрелде.  

Чара кысаларында режимлы-секретлы хезмәтнең әйдәп баручы киңәшчесе Олег Масленков хезмәткәрләр белән противогаз һәм респиратор белән файдалану тәртибе һәм билгеләнеше буенча таныштыру әңгәмә үткәрде, аларны кию нормативлары турында сөйләде һәм практикада ничек кулланырга икәнен күрсәтте.

Дәресләр Министрлыкның барлык хезмәткәрләре белән алдан расланган график буенча үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования