«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ вәкиле “Цифрлы икътисад үсеше шартларында күчемсез милек белән идарә итү” Халыкара фәнни-практик конференция эшендә катнашты

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

12 октябрь көнне Мәскәү шәһәрендә Цифрлы икътисад үсеше шартларында күчемсез милек белән идарә итү” Халыкара фәнни-практик конференция үтте. Конференция эшендә «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ җитәкчесе урынбасары Рэнальд Сабирҗанов катнашты.

Конференциянең тематик секцияләренең берсе “Кадастр бәяләвенең актуаль сораулары” темасына багышланды. Бу секция кысаларында кадастр бәяләве өлкәсенең әйдәп баручы экспертлары чыгыш ясадылар.

Тематик секция барышында:

  1. дәүләт кадастры бәяләве системасының үсеше: максатлары, мәсьәләләре, перспективалары;
  2. күчемсез милек объектларын массакүләм бәяләү һәм  салым салу проблемалары;
  3. гадел салым базасын билгеләү инструменты буларак дәүләт кадастры бәяләве нәтиҗәләрен дәгъвалау сораулары каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International