Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы Идарәчелеге утырышы нәтиҗәләре

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзы Идарәчелеге утырышында  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  коррупциягә каршы эш һәм ул юнәлештә бурычлар турында  Дарья Проценко мәгълүматы тыңланылды. Союз составына кергән эшмәкәлек структуралары, югары уку йортлары, СРО җитәкчеләренә дәүләт милке белән идарә итү өлкәсендә коррупциоген факторлар турында коммерциячел секторның фикерен чагылдыручы анкета тәкъдим ителде. Бу өлкәдә Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында Союзный башкарма директоры Олег Булгаков хәбәр итте. Анкеталауга агымдагы елның декабрь аенда нәтиҗәләр чыгарылачак. Бу министрлык эшчәнлеген оптимизацияләүгә этәргеч булачак.

ТР дәүләт учреждениеләренә оператив идарәгә бирелә торган мөлкәтнең гадел базар бәясен билгеләү турында Ольга Грипась доклады тыңланылды. Союзның бу юнәлештәге эшчәнлеге “Аренда” дәүләт секторы оешмалары өчен хисапчы исәбе федераль стандартына куллану максатыннан планлаштырыла.

Шулай ук киңәшмә барышында Дмитрий Захматов, Лена Хәмзина, Неля Мөхәммәтханова, һ.б. чыгышлары тыңланылды.

Идарәчелек әгъзаләре тарафыннан эшчәнлекнең көндәлек сораулары каралды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан утырышта министр урынбасары Эдуард  Дияров, Фәрит Мусин һәм Зөлфия Камалова катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International