ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең, аның барлык туганнары һәм якыннарының, Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваның вафат булу сәбәпле, кайгыларын уртаклаша.
Бу авыр минутларда сезнең белән бергә кайгырабыз һәм югалту ачысын уртаклашабыз.