Татарстанның муниципаль районнары биргән мәгълүматлар буенча, гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 32,2 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән.
Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тулысы белән диярлек түбәндәге муниципаль районнарда тәэмин ителде: Спас һәм Чирмешән (100%), Мамадыш , Менделеевск , Мөслим (99%), Азнакай, Аксубай, Актаныш , Әлки, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Теләче, Чистай, Ютазы (90% артык).