Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында Федераль закон гамәлгә керә

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2019 нчы елның 1 нче гыйнварыннан “Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен  бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” N 217-ФЗ Федераль закон гамәлгә керә.

Федераль закон гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен  бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару белән бәйле мәнфәгатьләрне хокукый җайга салуга юнәлтелгән.

Федераль  закон нигезендә ике оештыру-хокукый форма кулланылачак: коммерциячел булмаган бакчачылык иптәшлеге һәм коммерциячел булмаган яшелчәчелек иптәшлеге.

Бакчачылык һәм яшелчәчелек территорияләрен планлаштыру буенча әзерләнгән документлар расланганчыга кадәр иптәшлекләр әгъзаләренең гомуми җыелышы карары белән хупланылган булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International