12 декабрьдә –12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Бердәм гражданнарны кабул итү көне узачак

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

12 декабрьдә РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Бердәм гражданнарны кабул итү көне узачак.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул итү Вишнеский ур., 26 адресы буенча үтәчәк. Кабул итүгә алдан язылу кирәкми.

Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра:

  • җир ресурсларыннан файдалану белән идарә итү;
  • дәүләт милкендә булган күчемсез мөлкәттән (биналар, корылмалар), транспорттан, җиһаздан файдалану белән идарә итү;
  • акцияләрнең дәүләт портфеленнән файдалану белән идарә итү;
  • хосусыйлаштыру белән идарә итү;
  • эшчәнлекнең беркетелгән төрләрен лицензияләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International