Федераль законга Социалистик хезмәт геройларына, Россия Федерациясенең Хезмәт геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына дәүләт һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләре бирүдә өстәмә ташламалар билгеләүче үзгәрешләр кертелде

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

1997 елның 9 гыйнварыннан “Социалистик хезмәт геройларына, Россия Федерациясенең Хезмәт геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына социаль гарантияләр бирү турындагы” N 5-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр керде

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин 28.11.2018 №439-ФЗ «Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерларына социаль гарантияләр бирү турындагы » 28.11.2018 №439-ФЗ Федераль  законны имзалады.  Бу закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2018 нче елның 15 ноябрендә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2018 нче елның 23 ноябре көнне хупланылды.

Федераль закон Социалистик хезмәт геройларына, Хезмәт геройларына һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына дәүләт һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләре бирүдә өстәмә ташламалар билгели.

Федераль закон тарафыннан Социалистик хезмәт геройларына, Хезмәт геройларына һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына торак йорт төзү, шәхси хуҗалык алып бару өчен, бакчачылык һәм яшелчә үстерү өчен дәүләт һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен аукционнарсыз гына бирү карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International