Муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр буенча эш турында

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2018 елның 1 нче декабрь көненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 2 332 сату-алу эше буенча 1 491 мөрәҗәгать каралды, шуларның 825 сату-алу эше буенча бик әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 1 269 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, кирәкле документлар җитешмәү сәбәпле 238 эш буенча документлар караусыз калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International