ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советы утырышы

2018 елның 7 декабре, җомга

ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы Эксперт-консультацияләү советы утырышы  ТР Федераль антимонополия хезмәте идарәсенең сорау хаты буенча фикер алышу белән башланды.  Әлмәт шәһәренең Новиков урамындагы төзелеш барган җир кишәрлегенең бәясен билгеләүче факторлар турында туган сорауларга мөһим аңлатмаларны Әлмәт районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчеләре бирделәр. Рецензент буларак Советныд рәисе  Дмитрий Захматов чыгыш ясады.

ЭкспертларТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Алабуга дәүләт тарихи- архитектура һәм сәнгать музей-заповеднигына бирелгән мәйдан өчен аренда түләвенең  базар бәясе турындагы исәп-хисап буенча сорау хатына  рецензент Ирина Игнашина китергән һөнәри фикерне расладылар, һәм бәяләүгә заказ бирүчегә рекомендацияләр бирделәр.

Чистай шәһәрендәге Толстой урамында урнашкан балалр бакчасы бинасының базар бәясен бәяләү турындагы исәп-хисабы буенча   рецензент Марат Сөләймановның һәнәри фикере тыңланылды һәм экспертлар тарафыннан расланылды.  

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан утырышта Фәрит Мусин, Лариса Швецова һәм Зөлфия Камалова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International