Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

25.12.2018 көнне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышында коррупциягә каршы политика сораулары буенча ТР Президенты Идарәсенең  коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Динар Усманов, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасе, ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков, В.Г.Тимирясов ис. Казан инновацияләр университетының юридик факультеты деканы Андрей Никитин һәм “Татарстан Республикаының икътисади җәмгыять” иҗтимагый оешмасының вице-президенты Роза Шагеева катнаштылар.

Утырышта элек Министрлыкның мөлкәт идарәсе җитәкчесе вазыйфасын биләгән хезмәткәренең  дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесенә хезмәт килешмәсе шартларында рөхсәт бирү турындагы мөрәҗәгате каралды.  Бу сорау буенча Комиссия бердәм тавыш белән дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе вазыйфасын алуга рөхсәт бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International