ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә 2018 елдагы эш нәтиҗәләре

2018 елның 29 декабре, шимбә

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2018 елда министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 2 547 сату-алу эше буенча 1 647 мөрәҗәгать каралды, шуларның 956 сату-алу эше буенча бик әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 1 330 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, кирәкле документлар җитешмәү сәбәпле 261 эш буенча документлар караусыз калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International