Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 31 нче декабрь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 967,4 миллион сум акча керде. Шулай итеп, татарстан Республикасы бюджеты каршындагы йөкләмә 107,2 % ка үтәлде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 30 нчы ноябрь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 493,01 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 97,91 миллион сум - план 107,7 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 73,79 миллион сум – план 105,8 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 3,37 миллион сум – план 108,7 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 4,31 миллион сум – план 120,3 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 1 346,23 миллион сум акча кергән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 60,6 миллион сум табыш кергән– план 98,8 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 316,15 миллион сум – план 155,4 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 22,8 миллион сум - план 1000 % ка үтәлгән.