«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе гамәви сату аша күчемле һәм күчемсез милекне сату һәм арендага бирүне башкара

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе Устав нигезендә гамәви сату аша күчемле һәм күчемсез милекне сату һәм арендага бирүне башкара. Дәүләт йөкләмәсе белән билгеләнгән дәүләт милкен сатудан тыш, “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ төзелгән килешмәләр нигезендә башка оешмалар өчен дә сату үткәрә. Кызыксынучылардан гаризалар елдан-ел арта бара.

2018 нче елда аукцион үткәрүгә заказ бирүче 47 оешма мәрәҗәгать итте, 2017 нче елны – 34. Учреждение тарафыннан 58 аукцион игълан ителде. Бу 2017 елга караганда 15 кә күбрүк. Шулар арасында 36 аукцион күчемсез һәм күчемле милекне сату, шулай ук 22 аукцион мөлкәтне арендалау килешмәсе төзүгә үткәрелде.

Гомуми суммасы 18 012 064 сум булган 126 лот буенча үткәрелгән 50 аукцион нәтиҗәле дип танылды. 2017 нче елның бу чорында Учреждение тарафыннан гомуми сумма 30 328 849 тәшкил иткән 82 лот буенча 38 аукцион үткәрелгән иде.

Тагын шуны билгеләп үтү мөһим, 82% аукцион электрон сайт аша үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International