Татарстан Республикасы җир hәм милек министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалануга контроль ясый.

2019 елның 8 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 ел №1140 “Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итүнең 2014-2020 елларга дәүләт программасын раслау” турындагы карарын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасың җир hәм милек министрлыгы 29.12.2018 № 4717-Р боерык кабул итте.

Шушы боерыкка бәйле рәвештә 2019 елда Татарстан Республикасың 88 учреждениесенең дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану, дәүләт милкен саклау буенча тикшерүләр үткәреләчәк.

Элек үткәрелгән тикшерүләрдә байтак бозулар ачыкланды.

“2018 елда Республика милек казнасы” дәүләт бюджет учреждениеләре Татарстан Республикасың дәүләт милкен түләүсез куллану килешүе буенча файдаланучы 50 учреждение hәм 13 оешмасында тикшерүләр уздырды.

2018 елда үткәрелген тикшерүләр нәтиҗәләре ачыклаганча дәүләт милкеннән файдалануның төп бозулары булып түбәндәгеләр тора:

1. Хуҗасы белән килешмичә милекне башка оешмаларга бирү (10 учреждение).

2. Җир участокларында башка оешмаларның күчемсез милке булу (7 учреждение).

3. Файдаланмый торган  дәүләт милке (мәйданы 20 000 кв.м. булган 44 объект).

4. Файдаланылмаучы җир участоклары булу (мәйданы 110 000кв.м. булган 14 җир участогы).

Татарстан Республикасы җир hәм милек министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт милке хуҗаларының игътибарын милектән нәтиҗәле файдалану кирәклегенә юнәлтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International