Бүген Азат Хамаев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Василь Шайхразиев белән бергә яшь ҖЧШ “Техносервис” предприятиесендә җитештерү шартлары, Муса Җәлил исемендәге педагогик көллиятенең инновацияле проектлары белән танышты.
Аннан соң ул Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Советы Сессиясендә катнашты.
Район Советы Сессиясендә “Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары hәм 2019 елга бурычлар турындагы” мәсьәлә тикшерелде. Отчет белән муниципаль район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады.
Совет Сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Василь Шайхразиев катнашты hәм чыгыш ясады.