Акционерларның еллык гомуми җыелышларын хәзерләү hәм үткәрү турында

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Җир hәм Милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 2019 елда акционерларның еллык гомуми җыелышларын үткәрүгә хәзерлек эшләре кысаларында акцияләре Татарстан Республикасы дәүләт милке булган hәм (яки) аларга карата махсус хокук (алтын акциядән) файдалану турында карар кабул ителгән акционерлар җәмгыятьләре үткәргән корпоратив чараларга мониторинг уздыра.

        Җәмгыятьләрнең директорлар Советы “Акционерлар җәмгыяте турындагы” федераль закон нигезендә акционерлардан кергән тәкъдимнәрне карарга hәм аларны акционерларның гомуми җыелышы көн тәртибенә кертү яки күрсәтелгән көн тәртибенә кертүне кире кагу турында, законда каралган срокта, карар кабул итергә бурычлы.  

        Акционерлар җәмгыятьләрендә Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен тәэмин итү максатында, акцияләре Татарстан Республикасы милке булган акционерлар җәмгыятьләренә, акционерлар җәмгыятьләренең Татарстан Республикасы дәүләт вәкилләренә 2019 елда акционерларның еллык гомуми җыелышларын хәзерләү hәм үткәрү буенча  директивалар hәм акционерлар җәмгыятьләре белән идарә итү мәсьәләләре буенча карар проектларына килешү кирәклеге турында инструктив хатлар җибәрелде.

        Югарыда күрсәтелгән директивалар hәм инструктив хатлар Татарстан Республикасы Җир hәм Милек мөнәсәбәтләре министрлыгының сайтында Белешмә хәбәрләр/Дәүләт вакилләренә белешмәләр бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International