Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре милкендәге гидротехник корылмалар белән эшләрнең барышы турында видеоконференция режимында киңәшмә

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 21 мартында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә республиканың муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция форматында 14 муниципаль берәмлек буенча аерым гидротехник корылмаларга хокукларны рәсмиләштерү һәм халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында гидротехник корылмаларның әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, районнарда хуҗасыз гидротехник корылмаларны ачыклау дәвам итә. 2019 елның 1 мартына муниципаль берәмлекләр тарафыннан муниципаль милектә булган 712 гидротехник корылма турында мәгълүматлар тәкъдим ителгән, шулардан 678 гидротехник корылма (96%) дәүләт кадастр исәбенә куелган.

Республиканың 14 муниципаль берәмлегендә: Аксубай, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас, Чистай һәм башка районнарда дәүләт кадастр исәбенә куелуны һәм 34 гидротехник корылмада милек хокукын рәсмиләштерүне тәмамлау эшләре бара (бу гомуми күләмнең 4% ы). Әлеге эшләрне Әлки, Яңа Чишмә һәм башка районнарда төгәлләделәр. Кукмара муниципаль берәмлегендә гидротехник корылмалар белән актив эш алып барыла.

Гидротехник корылмаларны инвентарьлаштыруның төп максаты - корылмаларның авария хәлендәге техник торышы аркасында халыкның тормыш куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү.

Проект-сметалы документация беренчел тикшерү әзерләү һәм мөмкин булган зыянны исәпләү нигезе булып тора.  Шуның белән бәйле рәвештә районнарда «Татмелиорация»акционерлык җәмгыятендә булган проект-смета документлары исемлеген чагыштыру буенча эшләрнең барышы тыңланды.

Районнарда үткәрелгән гидротехник корылмаларның декларация алды тикшерүләре саны турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе бүлеге башлыгы М. М. Зарипов мәгълүмат бирде. Шулай ук «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Татмелиорация»акционерлык җәмгыяте вәкилләре чыгыш ясады. Гидротехник корылмаларны тикшерү алдыннан булган чараларга ихтыяҗны билгеләү буенча тәкъдимнәр каралды.

Муниципаль берәмлекләргә 2019 елның 1 апреленә кадәр «Татмелиорация» акционерлык җәмгыятенә үзләренең гидротехник корылмалары белән проект-смета документларының исемлеген чагыштыру һәм ачыкланган кисәтүләргә төзәтмәләр кертү турында хәбәр итәргә тәкъдим ителде.

Ростехнадзор һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә декларация алды тикшерүе һәм куркынычсызлык декларациясе таләп ителгән гидротехник корылмалар билгеләргә, тикшерүләр үткәрү графигын үтәү буенча эшне оештырырга тәкъдим ителде.

Киңәшмә эшендә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашты, аларда бу эшкә контроль һәм күзәтчелек йөкләнгән, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, «Татмелиорация» акционерлык җәмгыяте, министрлык белгечләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International