Муниципалитетларга ярдәмгә: 2019 елның 1 мартына бәяләр мониторингы җыентыгы чыкты

10 апрель 2019 ел., чәршәмбе

2019 елның 1 мартына актуальләштерелгән күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкалары мониторингы җыентыгы (Җыентык) «Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзы» коммерцияле булмаган партнерлыгы (Союз)  тарафыннан әзерләнде һәм бастырып чыгарылды. Җыентыкны әзерләүдә экспертлар – Союз мониторингы комитеты әгъзалары, җәлеп ителгән эксперт һәм аналитик оешмалар, күчемсез милек базарында катнашучыларның һөнәри берләшмәләре катнашты. Мониторингны оештыруда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, республика муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палаталары һәм идарәләре зур ярдәм күрсәтте. Җыентыкта беренче тапкыр Татарстан Республикасы территориясендә торак күчемсез мөлкәтенең уртача базар бәясе диапазоны чыгарыла, ул ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары запрослары буенча әзерләнгән. Җыентык Татарстан Республикасы хакимиятенең профильле органнарына, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталарына (Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты), бәяләү оешмаларына, Комитет һәм Совет әгъзаларына, вузларга һәм Союзның партнер-оешмаларына түләүсез нигездә тапшырыла. Тапшыру хокукка ия һәм уйлап табучы тарафыннан гамәлгә ашырыла («Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзы» коммерцияле булмаган партнерлыгы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования