Биләр музей-тыюлыгы территориясе белән бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә

12 апрель 2019 ел., җомга

2019 елның 11 апрелендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районында урнашкан Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей - тыюлыгының территориясе белән бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Алексеевск муниципаль районы, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты, «Биләр тыюлыгы» ДБМУ вәкилләре катнашты.

Әлеге киңәшмә кысаларында ТР Министрлар Кабинетының 2001 елның 28 мартындагы 165 номерлы карары белән расланган Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы җирләрен карап тоту һәм куллану тәртибе, шулай ук аларның үсеш перспективалары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования