«Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАСУ җир кишәрлегенең бер өлешен файдалану буенча киңәшмә»

9 апрель 2019 ел., сишәмбе

2019 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Казан шәһәре Башкарма комитеты, «Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАСУ һәм «Мегаполис» ҖЧҖ вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАСУнең янгын чыгу юлы өчен күп фатирлы йорт (Казан шәһәре, Щербаково тыкрыгы, 7 йорт) милекчеләре куллана торган җир участогының бер өлешен куллану буенча килешенгән тәкъдимнәр кертү сораулары каралды.

Фикер алышудан соң түбәндәге карар кабул ителде: «Мегаполис» ҖЧҖ «Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАСУсе белән бергә территорияне межалау проектын әзерләү һәм проектлау өчен техник бирем бирү турында карар кабул итү өчен Казан шәһәре Башкарма комитетына гариза белән мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования