Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

2019 елның 4-5 апрелендә Крым Республикасының Ялта шәһәрендәге Ливадия сараенда коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов сәламләү сүзе белән чараның югары әһәмиятен билгеләп үтте һәм мондый конференцияләр нәтиҗәсендә Россия Федерациясе субъектлары арасында коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарын гамәлгә ашыруда һәм практик куллануда тәҗрибә алмашу, шулай ук аны алга таба камилләштерү, хокук саклау һәм башка дәүләт органнарының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеген оештыруда ярдәм күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килүен ассызыклады.

Конференциядә дәүләт хакимияте органнарында һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары алдында куелган бурычларны үтәү өчен төзелгән оешмаларда коррупциягә каршы тору өлкәсендә Россия Федерациясе законнары үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру проблемаларына, шулай ук турыдан-туры югары вазыйфаи затларга (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләренә) буйсынган коррупциягә каршы һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча Россия Федерациясе субъектлары органнарын мөстәкыйль дәүләт органнарына үзгәртеп коруга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

Конференциядә Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Федераль салым хезмәте, монополиягә каршы федераль хезмәт, Финанс мониторингы буенча Федераль хезмәт, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча Россия Федерациясе субъектлары органнары вәкилләре, шулай ук әйдәп баручы фәнни учреждениеләр һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасын конференциядә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Айрат Хайруллин, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Гилязова, шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар бүлегенең әйдәп баручы консультанты, Министрлыкның коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча вазыйфаи зат Дарья Проценко тәкъдим итте.

Конференциянең бөтен эше пленар утырышлар форматында төзелде, катнашучылар иң яхшы практикалар белән бүлештеләр, Президиум әгъзаларына сораулар бирделәр һәм законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International