Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр стажировкасы

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 апрелендә, министр вазыйфаларын башкаручы Артур Галиев рәислегендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеш секторы мөдире Андрей Беденьгов катнашында «Мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру, мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендага бирү» программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы мәйданчыгы ачылды һәм эшли башлады, ул ике көн дәвам итәчәк.

Сәламләү сүзе белән Артур Галиев, Александр Белов һәм Игорь Привалов чыгыш ясадылар. Чыгышларда әлеге чараның әһәмияте, шулай ук министрлыкның стажировка мәйданчыгы – Татарстан Республикасында беренчеләрдән һәм уңышлы эшләп килгәннәрнең берсе булганын билгеләп үтелде. Чыгыш ясаучылар стажерларга уңышлы белем алуларын теләделәр һәм күбрәк проблемалы сораулар бирергә киңәш иттеләр.

Министрлыкта Татарстан Республикасының дүрт муниципаль берәмлегеннән алты кеше стажировка үтә: Роберт Шакиров Финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе урынбасары Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе, Сергей Головин – Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе, Вероника Афанасьева – Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Иннополис шәһәре Башкарма комитетының хокукый ярдәм бүлеге башлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының өч вәкиле: Анна Алексахина җитәкче урынбасары (җир мәсьәләләре буенча), Лилия Денисова җитәкче урынбасары (хокук мәсьәләләре буенча), Альбина Ячанова – җир мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International