2019 елның 1 июненнән сату бары тик электрон формада электрон мәйданчыклар аша гына үткәрелергә тиеш

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясенең Икътисад үсеше министры урынбасары Тарасенко О.В. рәислегендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев, министр урынбасарлары Рөстәм Шәмеев һәм Эдуард Дияров, министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә "2001 елның 21 декабренннән булган № 178-ФЗ "Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турындагы" Федеральный законга үзгәрешләр кертү турындагы" 2019елның 1 апреленнән булган № 45-ФЗ Федераль законның 2019 нчы елның 1 июнендә гамәлгә керүе белән бәйле сораулар каралды. Үзгәрешләр дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне сату үткәрүнең закон белән регламентлаштылырган бурычларына кагылды. Шул сәбәпле, 2019 елның 1 июненнән сату бары тик электрон формада электрон мәйданчыклар аша гына үткәрелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International