Министрлык дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын тормышка ашыру буенча эшне дәвам итә

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

22 май көнне Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Аппаратында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары В.Г.Шайхразиев рәислегендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы ведомстволары һәм министрлыкларының бу юнәлештәге эшләренә нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һәм аның карамагындагы оешмаларда даими рәвештә дәүләт телләре турындагы законнарны тормышка ашыруны тәэмин итү буенча чаралар күрелә. Сайтка куелган яңалыкларның тулысынча татар телендә дә тәрҗемәсе кабатланып бара. 2019 нчы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча Министрлык сайтында ике дәүләт телендә барлыгы 123 яңалык хәбәре урнаштырылды, шул исәптән, апрель аенда – 33 хәбәр. Тулысында норматив-хокукый документларны татар теленә тәрҗемә итү тәэмин ителә. Агымдагы елны 18 норматив-хокукый акт эшләнелде һәм чыгарылды, шуларның 6 сы апрель аенда чыкты, аларның барысы да татар теленә тәрҗемә ителеп, сайтка урнаштырылды.

Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарның үтәлүе турындагы мәгълүматлар ай саен ТР Юстиция министрлыгына җибәрелә.

Фойеда һәм Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны кабул итү бүлмәсендә мәгълүмат алтакталары һәм стендлар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә урнаштырылган.

Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны тормышка ашыру буенча эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International