Кече нефть компанияләре 2019 елның беренче кварталына нәтиҗәләр ясады

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды. 

Төп тема - 2019 елның беренче кварталында кече нефтять компанияләре эше нәтиҗәләре. 

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате буенча ярдәмчесе, "Татнефть" ГАҖ директорлар советы әгъзасы Шәфәгать Тәхәветдинов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Энергетика министрылыгы мәгълүматлары буенча беренче кварталда 139 млн. тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 процентка артык. 

Татарстан нефтьчеләре, узган ел белән чагыштырганда, 102,8 % үсеш тәэмин иттеләр, республикада нефть чыгару күләме 9 млн. 18 мең тонна тәшкил итте, шул исәптән кече нефть компанияләре - 1 млн. 766 мең тонна (гомуми күләмнең 19,6%). 

Дөнья нефть базары беренче кварталда уңай булды, нефтька ихтыяҗ сакланды, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, нефть 22,5 процентка кыйбатланды һәм уртача баррель 61 доллар бәясеннән сатылды. 

"Беренче квартал нәтиҗәләре буенча нефть сәнәгате үсеше 102,5 проценттәшкил итте, нефтьчеләр лаеклы хезмәт итә, дип саныйм", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгаручы компанияләр өчен җир кишәрлекләре теркәүдә, шул исәптән кирәкле объектлар төзү өчен яраклы категорияләргә күчерүдә ярдәм итә.

Бүгенге көн торышына 2019 нчы елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 78,7 га булган 82 авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International