Азат Хамаев «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

2019 елның 28 июне, җомга

Бүген, 28 июнь көнне, Яр Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Җыелышта компаниянең 2018 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. 2018 ел өчен «КАМАЗ» ГАҖ еллык хисап һәм еллык бухгалтер хисабы, җәмгыятьнең эчке документларының яңа редакцияләре раслауга тәкъдим ителде.

Хисап чорында «КАМАЗ» ГАҖ оешмалары төркеменең кереме 186 млрд.196 млн. сум тәшкил иткән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 19% ка күбрәк. Эшчәнлек нәтиҗәсе 1 млрд.588 млн. сум күләмендә чиста табыш булды.

Барлыгы 2018 елда 382 автомобиль җитештерелгән һәм сатылган, шул исәптән 8 858 – яңа модель рәте, бу 2017 ел күрсәткечләренә караганда 62% ка күбрәк. Шул ук вакытта 5 698 автомобиль экспортка сатылган, бу 2017 ел белән чагыштырганда 13% ка күбрәк. Россия авыр йөк автомобильләре базарында «КАМАЗ» өлеше 41% тәшкил итте.

КАМАЗ автомобильләрен, детальләрнең һәм запас частьләрнең җыю комплектларын экспортлау БДБ илләренең 50дән артык илендә, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Якын Көнчыгыш, Африка, Европа һәм Латин Америкасында башкарылган. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Төп экспорт базарлары булып Урта Азия һәм Казахстан тора.

2018 елда инвестицияләрнең гомуми күләме 15 млрд. сумнан артык тәшкил итте. Компания «КАМАЗ автомобильләренең модельләрен үстерү һәм аны җитештерү өчен куәтләрне модернизацияләү» төп инвестицион проектын гамәлгә ашыруны дәвам итте. Проект кысаларында К5 автомобильләренең яңа буын базарына чыгарырга әзерлек барды, бу инвестицион программаны тормышка ашыруның иң яхшы нәтиҗәләреннән берсе булачак. Әлеге максатка ирешү өчен компания җитештерү процессына карашларны да, төп җитештерү мәйданчыкларын да тамырдан үзгәртә.

2019 елда «КАМАЗ» К5 буын автомобильләре линейкасыннан беренче модельне базарга чыгарачак: флагман КАМАЗ-54901 магистраль йөк машинасы булачак. Шулай ук елга куелган бурычлар арасында – газ-мотор техникасын сатуны үстерү һәм сыекландырылган табигый газда эшләүче КАМАЗ буын К4 йөк машиналарын серияләп чыгару, автоном һәм дистанцион идарә белән роботлаштырылган транспорт чараларын сынау эксплуатацияләү һәм икенче буын электробусын эшләү.

Моннан тыш, К5 буын авыр автомобильләренең яңа гаиләләре өчен детальләр җитештерү эше башланачак. Беренче булып КамАЗ үзбушаткычы-6595, аны 2020 ел ахырында базарга чыгару планлаштырыла.

Акционерлар җыелышы «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советының һәм ревизия комиссиясенең яңа составларын сайлады һәм 2018 ел йомгаклары буенча «КАМАЗ» ГАҖ табышын бүлү турында карар кабул итте.

Акционерларның еллык гомуми җыелышы көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тавыш бирүнең ахыргы нәтиҗәләре «Интерфакс» яңалыклар тасмасын һәм «КАМАЗ» ГАҖ рәсми сайтында Россия Федерациясе законнарында каралган срокларда басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International