ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан аукцион үткәрелә

10 июль 2019 ел., чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан электрон формада үткәрелә торган ачык аукционнарда тәкъдимнәр бирү өчен бәясен күтәрү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату башкарыла.

Сатулар үткәрү көне – а2019 елның 16 августы 9.00 сәгатьтә.

Объект: бина, билгеләнеше: гомуми мәйданы 141,8 кв. м булган торак булмаган бина, 1 нче подвал, кадастр саны 16:52:030501:3047, адрес: Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Комаров урамы, 23 йорт, 1000; бина, билгеләнеше: гомуми мәйданы 229,2 кв. м булган торак булмаган бина, 1 нче кат, кадастр саны 16:52:030501:3046, адрес: Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Комаров ур., 23 йорт, 1001 бина.

Башлангыч бәя – 7 770 927 (җиде миллион җиде йөз җитмеш мең тугыз йөз егерме җиде) сум өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып.

Аукцион адымы –116 600 (йөз уналты мең алты йөз) сум.

Гаризалар кабул итү тәмамлану көне – 2019 елның 13 августы.

Аукционда катнашу өчен гариза рәсмиләштерү, өстәмә мәгълүмат алу сораулары буенча эш көннәрендә 09.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 15.45 кә кадәр (төшке аш 11.45 тән 12.30 га кадәр) Мәскәү вакыты белән (843)264-30-81 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була, җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.

Электрон мәйданчыкта сатуларда катнашу мөмкинлеге турында өстәмә мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча дүшәмбе-җомга көннәрендә мәскәү вакыты белән 8:30 дан 16:00 гә кадәр техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була: (843)212-24-25, sale@mail.zakazrf.ru.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования