Су фонды, урман фонды җирләренең, аеруча саклана торган территорияләрнең һәм ТР объектларының кадастр бәясен билгеләү турындагы арадаш хисап документларын дәүләт кадастр бәяләве фондындагы урнаштыру турында, шулай ук хисап проектына искәрмәләр тапшыру тәртибе һәм сроклары турында хәбәрнамә

2019 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.

2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы «Дәүләт кадастр бәяләве турында» Федераль закон һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 елның 26 сентябрендәге 3173-р номерлы боерыгы нигезендә хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә су фонды, урман фонды, аеруча саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләренә дәүләт кадастр бәясе үткәрелә.

Су фонды, урман фонды җирләренең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ДКБҮ» ДБУ) тарафыннан электрон документ формасында хисап проекты төзелде.

2019 елның 4 июлендә хисап проектында булган мәгълүматлар һәм материаллар «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә алтмыш көнгә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында Дәүләт кадастр бәяләве фондын алып бару тәртибендә каралган күләмдә урнаштырылган.

Әлеге материаллар Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://rosreestr.ru) «Сервислар» бүлегендә – «Дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлар фондыннан мәгълүматлар алу» бүлекчәсендә – «Кадастр бәясен билгеләү турында хисап проектлары/дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре турында хисап проектлары» бүлекчәсендә.

 

 

Шулай ук хисап проекты, кушымталарны да кертеп, ДБУ «ДКБҮ» рәсми сайтында урнаштырылган (http://cgko.tatarstan.ru бүлегендә) «Эшчәнлек» бүлегендә – «Арадаш хисап документлары» бүлекчәсендә.

Хисап проектына карата искәрмәләр 2019 елның 22 августына кадәр «ДКБҮ» ДБУенә кызыксынган теләсә кайсы затлар тарафыннан шәхсән, почта аша яки электрон почта аша «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен кулланып тәкъдим итәргә мөмкин. Моннан тыш, хисап проектына карата кисәтүләрне «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең (алга таба – «КФҮ» ДБУ) теләсә кайсы филиалына тапшырылырга мөмкин.

Хисап проектына искәрмәләр тапшыру көне булып «ДКБҮ» ДБУ яки «КФҮ» ДБУ тарафыннан тәкъдим ителгән көн, яки почта хәбәрнамәсендә күрсәтелгән көн (почта элемтәсе аша җибәргән очракта), яки аны «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрен кулланып тапшыру көне санала.

Хисап проектына кисәтүдә булырга тиеш:

1) физик затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (соңгысы - булган очракта), юридик затның тулы исеме, элемтә өчен телефон номеры, хисап проектына кисәтү биргән затның электрон почта адресы (булган очракта);

2) кадастр номеры һәм (яки) күчемсез милек объектының адресы;

3) хисап проекты битләре номерларына күрсәтмәләр (теләк буенча).

Кисәтүләргә кадастр бәясен билгеләгәндә җибәрелгән хаталар булуын раслаучы документлар, шулай ук күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларация тапшырылырга мөмкин.

Күчемсез милек объектларының характеристикалары турындгы декларация формасы һәм аны карау тәртибе Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 846 номерлы «Күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларацияне карау тәртибен раслау хакында» боерыгы белән расланган.

Хисап проектына искәрмәләр кабул ителә:

420021, Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан «ДКБҮ» ДБУ (бина почмагыннан керү, «ТИБ» АҖ документларын кабул итү зонасы).

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан «КФҮ» ДБУ филиаллары (http://mzio.tatarstan.ru/rus/uvedomleniya.htm).

Электрон документ формасында (шәхси имзасы белән сканерланган документ) «ДКБҮ» ДБУ электрон почтасы буенча: Gbu.Cgko@tatar.ru.

Тулырак мәгълүмат, шул исәптән күчемсез милек объектларының характеристикалары турындгы декларация формасы һәм аны карау тәртибе, «ДКБҮ» ДБУ рәсми сайтында урнаштырылган http://cgko.tatarstan.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International