Министр Азат Хамаев Татарстан Республикасы нефть компанияләре җитәкчеләренең нефть саммитында катнашты

2019 елның 12 июле, җомга

2019 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ел саен уздырыла торган традицион нефть компанияләре җитәкчелеге саммиты узды.

Әлеге чара Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова, «Файдалы казылма запаслары буенча дәүләт комиссиясе» ФБУ директоры Игорь Шпуров, федераль ведомстволарның территориаль идарәләре, Татарстан Республикасының нефть төбәге шәһәрләре һәм районнары башлыклары, нефть, сервис, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү компанияләренең җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашында «Яшьлек» җәйге сәламәтләндерү лагере базасында узды.

Быел нефть саммиты халыкара статусын алды һәм әйдәп баручы халыкара аналитиклар һәм экспертлар катнашында беренче халыкара Нефть-газ яшьләр форумы белән бер мәйданчыкта үткәрелде. Яшьләр форумында Россия, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстанның яшь вәкилләре катнашты.

Саммитта катнашучылар алдынгы нефть технологияләре күргәзмәсе белән таныштылар һәм иң актуаль темаларга фикер алыштылар: җир асты байлыкларыннан рациональ файдалану, авыр чыгарыла торган запаслары булган ятмаларны эшкәртү, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә цифрлы технологияләр, альтернатив энергетика турында. 

Нефть саммиты эшендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International