Татарстан Республикасының сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр дәүләт кадастр бәяләвен үткәрү турында белдерү

2019 елның 16 июле, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.

2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы «Дәүләт кадастр бәяләве турында» Федераль законы нигезендә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2019 елның 15 июлендәге 2202-р номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус әһәмияттәге җирләрен дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.

Дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек 2020 елның 1 гыйнварына кадәр башкарыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатыннан дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек этабы кысаларында «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ДКБҮ» ДБУ) күчемсез милек объектларының тиешле күчемсез милек объектларына ия булучылардан характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.

Күрсәтелгән мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен күчемсез милек объектлары хокукына ия булучылар «ДКБҮ» ДБУдә тиешле күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларация тапшырырга хокуклы, шул исәптән бәяләү объектларының төп, санлы һәм сыйфатлы характеристикаларын: рөхсәт ителгән файдалану төре, урнашу урыны, мәйданы, фактта файдалану, җир участогының бетерелүе, күчемсез милек объектының кадастр бәясенә йогынты ясый торган башка факторларны ачыклау буенча.

Күчемсез милек объектларының характеристикалары турындагы декларация формасы һәм аны карау тәртибе Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 846 номерлы «Күчемсез милек объектларының характеристикалары турындагы декларациясен карау тәртибен һәм формасын раслау турында» боерыгы белән расланган.

Күчемсез милек объектларының характеристикалары туры декларацияләр кабул ителә:

  1. 420021, Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан «ДКБҮ» ДБУ (бина почмагынан керү, «ТИБ» АҖ документларын кабул итү зонасы).
  2. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ филиаллары («КФҮ» ДБУ филиаллары Исемлеге Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында «Дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре» бүлекчәсендә урнаштырылган http://mzio.tatarstan.ru/rus/uvedomleniya.htm).
  3. Электрон документ формасында (шәхси имзасы белән сканерланган документ) «ДКБҮ» ДБУ электрон почтасы буенча: Gbu.Cgko@tatar.ru.
  4. Тулырак мәгълүмат cgko.tatarstan.ru сайтының «Хезмәтләр күрсәтү тәртипләре» бүлегендә урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International