Министр Азат Хамаев «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты»

2019 елның 19 июле, җомга

2019 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының сөйләшүләр залында В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда Директорлар советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты.

Совет утырышында 2019 елның беренче яртыеллыгында компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды. Чарада катнашучылар Компаниянең социаль инвестицияләре, шул исәптән «Татнефть» хәйрия фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм аның үсеш планнары турында мәгълүмат буенча фикер алыштылар.

Директорлар советы нефть чыгаруны үстерү перспективалары, «Разведка һәм чыгару» бизнес-юнәлеше мөмкинлекләре һәм бурычлары турында мәгълүмат тыңлады. Компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды. Агымдагы елның август аена компаниянең бюджеты расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International