«Кадастр эшчәнлеге турындагы» 221-ФЗ номерлы Федераль законның 45 статьясындагы 2.2 өлеше һәм 13.12.2016 ел, № 923 ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган «Техник паспортларны, дәүләт техник исәпкә алу һәм (яки) техник инвентарьлаштыру органнарында һәм оешмаларында 2013 елның 1 гыйнварына сакланган техник паспортларны даими саклау һәм куллану тәртибен раслау турындагы" Тәртипнең 43 пункты нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан «ТР техник инвентаризация бюросы» акционерлык җәмгыятенә карата Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан 2013 елның 1 гыйнварына Дәүләт техник исәпкә алу һәм (яки) техник инвентаризацияләү органнарында һәм оешмаларында сакланучы техник паспортларның торышы, шартлары һәм сакланышы буенча тикшерү үткәрелә (шул исәптән теркәү кенәгәләре, реестрлары, хокук билгеләү документлары күчермәләре).