Питрәч муципаль районында урнашкан җир кишәрлекләре аукционга сатуга куелды

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

2019 елның 15 августында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының аукцион залында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Крәш-Сердино авыл җирлеге территориясендә урнашкан мәҗбүри рәвештә тартып алынган җир кишәрлекләрен ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән сату буенча аукцион үткәрелә.

Сатуда катнашу, өстәмә мәгълүмат алу өчен гариза бирү мәсьәләләре буенча эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 15.45 кә кадәр (төшке аш 11.45 тән 12.30 сәгатькә кадәр) мәгълүмат хәбәрләре басылып чыккан көннән 2019 елның 13 августына кадәр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт, 1 кат, каб. 110б, тел. 264-30-81 (эчке. 2-39). Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна. Гаризаларны карау һәм сатуларда катнашучыларны билгеләү 2019 елның 14 августында үткәреләчәк.

Сатуда катнашу өчен гариза формасы, шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен килешү формасы һәм җир кишәрлеген сату-алу килешүе проекты Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында урнаштырылган www.mzio.tatarstan.ru (http://mzio.tatarstan.ru/rus/realizatsiya-i-arenda-goszemel.htm), Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы сайтында www.pestreci.tatarstan.ru (http://pestreci.tatarstan.ru/rus/auktsioni.htm) шулай ук сәүдә үткәрү турында мәгълүмат урнаштыру өчен Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International