Министрлык тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтү яңа дәрәҗәгә күчә

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең “Күп функцияле үзәге» ДБУ җитәкчесе Ленара Мозафарова катнашында министрлык тарафыннан күп функцияле үзәкләр аша күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне оештыру сораулары буенча киңәшмә үтте. Беренче этапта күп функцияле үзәкләр аша 19 дәүләт хезмәтенең бишесен тәкъдим итүне оештыру планлаштырыла, ә киләчәктә бу исемлек киңәйтеләчәк.

Территориаль яктан һәркем өчен мөмкин булуы, универсальлек, төрле хезмәтләр буенча консультацияләр алу мөмкинлеге – КФҮнең ачык өстенлекләре. Шуңа күрә хәзерге вакытта күп функцияле үзәкләр гариза бирүчеләр, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә популярлаша бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International