Дәүләт Думасы тарафыннан 2019 елның 18 июлендә «Россия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре турында «Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан хупланды

2 август 2019 ел., җомга

Әлеге закон алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге алып бару шартларын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Федераль закон нигезендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләр чикләренә су объектлары акваториясе кертелергә мөмкин. Шулай ук закон белән су объекты акваториясен кертү күздә тотыла торган алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләр чикләрен, шул исәптән мондый чикләрне билгеләү тәртибен булдыру яки үзгәртү тәртибе билгеләнә. Шул ук вакытта алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләр резидентларының Россия Федерациясе Су кодексы һәм башка федераль законнар нигезендә су объектларыннан яки аларның өлешләреннән файдалану хокукын алуы күздә тотыла.

Моннан тыш, закон белән «Россия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре турында» Федераль законның кайбер нигезләмәләре аныклана. Шулай итеп, федераль закон нигезендә алга таба эшмәкәрлек һәм башка эшчәнлек алып баруның аерым хокукый режимы нефть чыгару, табигый газ һәм (яки) газ конденсаты чыгару, агач әзерләү һәм аларны сату белән шөгыльләнүче оешмаларга, шулай ук банк, иминият яки клиринг эшчәнлеген алып баручы оешмаларга, кыйммәтле кәгазьләр базарында профессиональ катнашучы яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары булган оешмаларга бирелми. Моннан тыш, Федераль закон белән аталган Федераль законның территориаль иҗтимагый үзидарәләр (шул исәптән монопрофильле муниципаль берәмлекләр) булдыру һәм алар белән идарә итүгә, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләр резидентларының хокукый хәленә һәм аларның эшчәнлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләренә, дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм территориаль контрольне гамәлгә ашыру үзенчәлекләренә кагылышлы аерым нормалары төгәлләштерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования