2019 елның 2 августындагы 267-ФЗ номерлы " Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куелды

5 август 2019 ел., дүшәмбе

2019 елның 2 августында Россия Федерациясе Президенты «дача амнистиясен» 2021 елның 1 мартына кадәр озайтучы һәм аның гамәлен киңәйтә торган федераль законга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Күрсәтелгән датага кадәр бакча участокларында төзелгән йортларга хокукларны рәсмиләштерү элеккеге гадиләштерелгән тәртиптә башкарылачак - җир кишәрлегенә хокук булган очракта бары тик техник план гына кирәк булачак. Барлык кирәкле документларны хуҗасы хокукларны теркәү органнарына мөстәкыйль тапшыра ала.

РФ субъектлары тарафыннан кадастр эшләре өчен максималь дәрәҗәдә чик бәяләрне билгеләү мөмкинлеге турында сроксыз норма кертелә. Гамәви милектә булган җир кишәрлекләрен, шул исәптән гомуми файдаланудагы җирләрне бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре (СНТ) әгъзаларына милеккә ташламалы түләүсез бирү срогы 2022 елның 1 мартына кадәр озайтыла.

Шулай ук хакимият органнарының күп фатирлы йортларның йорт яны территориясендә җир кишәрлеге төзү (ызанлау, дәүләт кадастр учетына кую) буенча барлык кирәкле гамәлләрне башкару турыдан-туры бурычы билгеләнә.

Моннан тыш, хакимият органнарына дача һәм бакча участокларында йортлар төзү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында гражданнарга мәгълүмат бирү бурычы йөкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования