Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидияләрне үзләштерү буенча видеоконференция режимында киңәшмә

2019 елның 9 августы, җомга

ТР Министрлар Кабинетының  30.04.2014 № 289  карары белән расланган «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак урыннар белән тәэмин итү” программасын башкару кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 2019 елда 373,2 млн. сумга торак фатирлар сатып алу алу каралган, шуларның:

44,7 млн. сум – Россия Федерациясе бюджетыннан;

328,5 млн. сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан.

09.08.2019 Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты тарафыннан федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидияләрне үзләштерү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Фикер алышу барышында Россия Федерациясенең 5 субъекты турында әйтелде, алар бүлеп бирелгән субсидияләрне үз вакытында үз вакытында үзләштергән, шул исәптән Татарстан Республикасы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International