Азат Хамаев «Татнефть» ГАҖнең «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 60 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты

9 август 2019 ел., җомга

Чара Сарман муниципаль районының Җәлил поселогында узды.

Бәйрәм йөреше белән «Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләре, предприятие байрагын күтәреп, нефть тармагы ветераннары, җитештерү алдынгылары, иң яхшы осталар, нефть - газ чыгару идарәсе цехлары вәкилләре узды. Үзәк мәйданда урнашкан экранда «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең тарих чорлары, вакытлы пояслар алышынуы, буыннар алмашын тәэмин иткән нефтьчеләрнең хезмәт казанышлары күрсәтелде.

Тантаналар барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен –  " Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медальләре, «Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе» мактаулы исеме, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының ведомство бүләкләрен һәм «Татнефть» ГАҖ бүләкләрен - Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының «Мактаулы нефтьче» исемен, «Татнефть «ГАҖ Мактаулы нефтьчесе»исемен тапшыру булды.

Белешмә өчен:

20 нче гасырның 50 нче елларына Татарстанның илнең иң зур нефть үзәкләренең берсе буларак аякка басуына туры килде.  1956 елда " Татнефть» берләшмәсе 1 урынга чыга. Татарстан нефтьчеләре илдә беренче тапкыр тәүлеклеклек нефть чыгару дәрәҗәсенә 100 мең тоннага (1959 ел) җиткән.  «Әлкинефть» нефть промыселы идарәсе нефтьчеләре югары күрсәткечләргә ирешүдә зур өлеш кертте, киләчәктә аның базасында " Җәлилнефть»нефть-газ чыгару идарәсе төзелде. Бүген ул " Татнефть»компаниясенең иң эре бүлекчәсе. Җәлил нефтьчеләре Сарман, Әлмәт, Азнакай һәм Зәй муниципаль районнары территориясендә уңышлы гына эшлиләр. «Татнефть» компаниясе чыгара торган нефтьнең якынча 16% ы – «Җәлилнефть»нефть-газ чыгару идарәсенең өлеше.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования