2019 елның 22 августында Спас муниципаль районында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы ПУ-156 номерлы Указын һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узачак.
Мәгълүмат-консультация төркеменә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан әйдәп баручы консультант – Александр Паймухин җәлеп ителде.