2018 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар Татарстан Республикасы бюджетына тулы күләмдә түләнде

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

«2019 елга һәм 2020 һәм 2021 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2018 елның 21 ноябрендәге 88-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы милкендә булган акцияләр буенча дивидендлар 2019 елның 1 сентябренә кадәр түләнә.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, акцияләрнең дәүләт пакетлары белән идарә итү буенча вәкаләтле орган буларак, Татарстан Республикасы бюджетына Татарстан Республикасы милкендәге акцияләргә дивидендлар керүне контрольдә тота.

Бүгенге көндә 2018 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар Татарстан Республикасы бюджетына тулы күләмдә түләнгән. Керемнәрнең гомуми суммасы 113,15 млн. сум тәшкил итә.

Дивидендлар түләү турындагы карар дәүләт катнашындагы 16 хуҗалык җәмгыяте акционерларының (катнашучыларның) еллык гомуми җыелышларында кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International