2019 елның 1 яртыеллыгында эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышы узды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

2019 елның 28 августында министр Азат Хамаев рәислегендә «Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарының (Идарәләренең, Комитетының) 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында» коллегия утырышы узды.

Коллегия утырышында дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүдән керемлелек мәсьәләләре, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, зиратлар янындагы гидротехник корылмалар һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү секторындагы бәяләү эшчәнлегенә эксперт ярдәме күрсәтү, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә законнарга үзгәрешләр кертү сораулары каралды.

Коллегия утырышында министр урынбасарлары Эдуард Дияров, Рустем Шамеев, министрның беренче урынбасары Артур Галиев, «Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы» КБП башкарма директоры Олег Булгаков, Министрлыкның хокук идарәсе башлыгы Зульфат Галяутдинов чыгыш ясадылар.

Коллегиядә билгеләп үтелгәнчә, 2019 елның 6 аенда консолидацияләнгән бюджетка дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүдән 2 млрд. 521 млн. сум, республика бюджетына 245,2 млн. сум кергән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,0 млн. сумга күбрәк.

Хәзерге вакытта дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан һәм реализацияләүдән пландагы керемнәрне тәэмин итү эше; өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү; Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре белән хезмәттәшлекне камилләштерү буенча эш дәвам итә.

Коллегия утырышында башка проблемалар турында фикер алыштылар. Фикер алышына торган мәсьәләләр буенча коллегиянең тиешле карары кабул ителде.

     

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International