Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республика халкын Татарстан Республикасы Көне белән котлый

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы министр Азат Хамаев җитәкчелегендә республика халкын Татарстан Республикасы көне белән котлый.

1990 елның 30 августында республика Югары Советы Татар ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә.

Бүген бу бәйрәм гореф-гадәтләрнең кадерен белгән, рухи һәм мәдәни мирасны саклап калуга сакчыл караган күпмилләтле төбәктә тынычлыкны һәм татулыкны символлаштыра. Бу көн республика үсешенә өлеш кертүчеләрне, Татарстанны заманча, алдынгы төбәк итеп күрергә теләүчеләрне берләштерә.

Барлык татарстанлыларга чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, Татарстан Республикасы иминлеге өчен алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International