Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында масштаблы инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен җир кишәрлекләрен теркәү сораулары каралды

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев җитәкчелегендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, «Яшел Үзән индустриаль паркы «идарә компаниясе» ҖЧҖ вәкилләре белән киңәшмә үтте. Киңәшмәдә масштаблы инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен җир кишәрлекләре бирү буенча норматив-хокукый базаны камилләштерү сораулары каралды (Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 7 декабрендәге ПУ-1170 номерлы Указына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 30 декабрендәге 1034 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү), «Яшел Үзән индустриаль паркы «идарә компаниясе»ҖЧҖ вәкилләренә тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International