Видеоконференцэлемтә режимында күп балалы гаиләләргә бирү өчен җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү һәм тиешле индикаторны үтәү сораулары буенча фикер алыштылар

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

11.09.2019 елга Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары мәгълүматлары буенча 52 меңнән артык гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 34 меңнән артык күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен үз милекләренә алган.

2019 елның 11 сентябрендә министрның беренче урынбасары Артур Галиев тарафыннан күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча индикатор билгеләнгән дәрәҗәгә җитмәгән Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары рәисләре катнашында киңәшмә уздырылды.

Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар вәкилләре районнарда җир кишәрлекләрен сайлау белән бәйле килеп туган проблемаларны аңлаттылар, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү һәм тиешле индикаторны үтәү белән бәйле эшләр торышы турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International